bannerbannerbanner
Название книги:

Күңелемнең иләс-миләс чагы…

Автор:
Дильбар Илдаровна Исраева
полная версияКүңелемнең иләс-миләс чагы…

000

ОтложитьЧитал

Шрифт:
-100%+

Айга карап уйланулар

Күк йөзендэ йөзгән ялгыз аем

Тәрәзәдән карый үрелеп.

Мин дә бүген синең кебек ялгыз,

Ялгызлыктан өши күңелем.

Карыйм сиңа, ялгыз булсаң да син

Болыт ерып төнне яктыртасың.

Әллә якты нурларыңны сибеп,

Адашканнымы син кайгыртасың?

… тормышта да төрле хәлләр була,

Кичә ялгыз, бүген парлы син.

Боекма син, кешем, айдай бар дөньяга

Күңелеңнән якты нурлар сип!

Сип нурларың, адашканга юлда,

Караңгыда йөреп аргандыр.

Аның да бит күңеле түрендә

Өмет чаткылары калгандыр.

Моңсуларга син елмаеп кара,

Сагышлары бераз таралсын.

Шулчак син дә узеңнең дөньяда

Ялгыз түгелеңне аңларсың.

…төнге күктә якты нурлар сибеп

Ай елмая, кысып күзләрен.

Кай арада йолдыз сырып алган,

Болытның юк хәтта эзләре…

2016 ел.

Үзем белән үзем сөйләшәм

Бар да үтә, бар да вакытлы дип

Юатамын кайчак үземне.

Җимерелсә әгәр планнарым,

Санга сукмасалар сүземне.

Бар да үтә, бу бит бары бер көн

Син көткәнчә барып чыкмады,

Ни булса да, барсы яхшыга дип

Юатамын күңел сыкравын.

Әллә Ходай үзе рөхсәт итми,

Бәлки ясыйдыр ул ишарә?

Барыбыз да Ходай кулында бит

Ясама үзеңнән бичара.

Кыенлыклар кемдә булмый дисең,

Бер син генә түгел дөньяда.

Көч-дәрт туплап башлап кара әле

Шушы ниятеңне яңадан.

18.02.17

Кадерен белик

Без исән бит әле, яшәгәндә

Һәр минутның кадерен белеп яшик,

Яныбызда булган якыннарга

Шат елмаеп, матур сүзләр дәшик.

Авырлыклар булса, артта калсын

Алда көтсен бары яхшысы.

Көч-дәрт бирсен якын кешеләргә

Күңел учагының яктысы.

Бары Ходай белә кемнең бу дөньяга

Кайчан килеп, кайчан китәсен

Шуның өчен сөенеп каршы алыйк

Һәрбер аткан таңның иртәсен.

6.04.17

Нидер җитми

Миңа тагын азрак нидер җитми,

Бер карасаң, бар да бар кебек

Тамагым тук, өстем бөтен, ләкин

Әллә нидән сыкрый бу күңел.

Сәламәтлек җитә, Ходаема

Ансы өчен укыйм гел рәхмәт,

Зарланырга сәбәп юк та кебек,

Бар да кебек, тоймыйм мин рәхәт.

Күңел һаман сыкрый, ярсый-ярсый

Нидер тәлап итә, таптыра.

Әллә тормыш юлым дөрес түгел?

Минем башта туа мең сорау.

Гел шатлыктан гына торган тормыш

Булса да дөньяда, сирәктер.

Рәхәтлекнең тәмен белер өчен

Авыр минутлар да кирәктер.

2.03.17

Вакыт

Туган якка, якыннарым белән

Күрешергә кайттым кунакка,

Әле генә кайткан идем кебек

Булмый ләкин калып озакка.

Эх, тагын бер сәгать торсам әгәр

Күңел булыр төсле, туярмын.

Авылымның, өйнең һәр почмагын

Күңелемә салып куярмын…

Юк шул, вакыт җитми, ашыгабыз,

Кузгалырга кирәк – эш көтә.

(Әйтерсең лә берәр кайчан ул эш

Азая, я бөтенләй бетә.)

Кеше бу дөньяда яшәгәндә

Һәрчак нидер җитми, нидер көтә.

Туган якка кайту, хезмәт хакын,

Бәлки югарырак үрләү эштә…

Балаларның үсүләрен көтә

Ә аннары тормыш коруларын…

Ялгыз ана көтә баларның

Хет бер тапкыр кайтып урауларын…

Шулай яшәү тормыш кануныдыр

Гел бер төрле булмый безнең гомер.

Бөтен нәрсә җитсә, туйсак әгәр

Бу гомернең ахыры җитүедер…

2.12.18

Без бит яшьләр

Без бит яшьләр дибез, имеш,

Яшьлек кадерен беләбез.

Әти-әни тапкан белән

Яшәп күңел күрәбез.

Барыннан да ләззәт алып

Калырга тырышабыз.

Тормыш әле озын булыр

Күрмәбез кайгы-сагыш…

Кайвакытта эш итәбез

Уйламый алдын-артын.

Әмма барсы өчен җирдә

Түләргә кирәк хакын.

Хәзер яшьләрнең күбесе

Эчә, тарта, сүгенә.

Читтән карасаң бу кыланыш

Бигрәк ямьсез күренә.

Начар гадәтләрең сине

Бизи дип уйлыйсыңмы?

Әти-әни ни әйтер дип

Бер уйлап куймыйсыңмы?

Әти-әни баласына

Була йомшак күңелле.

Алар аңлар, ә үз балаң

Үзеңне кичерерме?

Киләчәктә бар синең дә

Ата, ана буласың.

Үз әти-әниләреннән

Балалар оялмасын.

Онытмасак иде шуны

Яшьлек – бер генә вакыт.

Милләтебез горурлыгы

Булсак иде һәрвакыт.

2017 ел.

Ятимнәр

Балалар йортында сабыйлар

Күңелен юатыр я, кемнәр?

Кызганыч, әмма бик күпләре

Әтиле-әниле ятимнәр.

"Безгә бит яктырта бер кояш

Бер үк ай елмая төннәрен.

Әйт әле, нигә соң һаман да

Әнием, юк сине күргәнем?

Бер җирдән без атлап йөрибез,

Ә бәлки кисешә юллар да?

Әнием, борчымыймы сине -

Сабыең җиде ят кулларда?"

Кем тапкан – үстерсен дә шулар,

Газизләрдән газиз баласын.

Бәхетле булсын һәрбер бала,

Ятимлек ачысы калмасын.

7.01.19

Ялгышулар

Бар микән ул бу дөньяда

Бик дөрес яшәүчеләр?

Һәрбер эшне вакытында,

Төп-төгәл эшләүчеләр?

Бер тапкыр да ялгышмыйча

Буламы тормыш көтеп?

Әллә инде өйрәнәсең

Бары күп юллар үтеп?

Дүрт аяклы атның да бит

Абынган чагы була.

Бик сабыр күк тоелса да,

Кайчакта китә дулап.

Әмма ялгышларсыз яшәп

Тормыш алга бармый ла.

Сабыйлар да, егылмыйча,

Тәпи китә алмыйлар.

Ялгышлар юк, бу бит бары

Кабатланмас тәҗрибә.

Тормыш биргән дәресләрдән

Качып котылам димә!

Яңа үрләр яулыйм дисәң,

Булмый һич тә хатасыз.

Хата ясамыйча гына

Гомер итү – файдасыз.

2020 ел.


Издательство:
Автор