bannerbannerbanner
Название книги:

Күңелемнең иләс-миләс чагы…

Автор:
Дильбар Илдаровна Исраева
полная версияКүңелемнең иләс-миләс чагы…

000

ОтложитьЧитал

Шрифт:
-100%+

Арыдым тыюлардан

Сез ничектер, ә мин, дуслар,

Ирекле тормыш телим.

Теләгән җиремә барып

Күңел ачарга телим.

Күкрәк тутырып, иркенләп

Һава сулыйсым килә.

Кайчак бу тормыштан арып

Кычкырып елыйсым килә.

Килә дус-туганнар белән

Кочаклап күрешәсем.

Интернеттан түгел, күреп,

Хәлләрен белешәсем.

Арыдым бу тыюлардан,

Куркытудан, алдаудан.

Кайда дөреслек, ә кайсы

Сөйли үзенең файдага?

Бармы соң ул тыюларның

Берәр нинди мәгънәсе?

Бәлки миңа бу тормышны

Аңлаталыр берәрсе?

Бу хәлләрнең берәр кайчан

Булыр микән азагы?

Әллә шушы була микән

Ахырзаман газабы?

Сораулар күп. Ә әлегә

Җавап бирүче сирәк.

Ахырысы, бу тиле шау-шу

Кем өчендер бик кирәк.

04.02.22

Утызга җитеп киләм

Әти-әни безнең яшьтә

Җитди булгандыр кебек.

Аларга да яңа гына

30 тулгандыр кебек.

Хәзер инде шул утызга

Мин җитеп киләм икән!

Ә минем хыялый күңел

Бу хакта белә микән?

Мин әле дә, бала сыман,

Хыялларда яшимен.

Паспорт ничә яшь бирсә дә

Күңел яшь һәр кешенең.

Аптырарлык: үзебезнең

Үсеп килә өч бала.

Шул балаларга ияреп

Яшьлек тә үтеп бара.

Ә шулай да еллар үткәч

Гомер ныграк кадерле.

Юк-бар өчен өзгәләнеп,

Телгәләмим бәгырьне.

Күңел тынычлыгы тели

Дус-туганнар бәйрәмдә.

Аның нәрсә икәнлеген

Инде беләм үзем дә.

Һәр кешегә ярыйм диеп

Хәзер тырышмыйм артык.

Кеше нәрсә уйлавыннан

Тыныч күңел мең артык!

Бар нәрсәм дә бар хәзер, дип

Шөкер итәргә беләм.

Ә әлегә булмаганы

Килер үз вакыты белән.

Әти-әни безнең яшьтә

Җитди булгандыр кебек.

Аларга да яңа гына

40 тулгандыр кебек.

Көтсен безне дә алда

Кырык, илле, алтмышы.

Һәрбер елы бәхет белән

Үтсен иде тормышның.

14.05.22

Куркыныч төш

Февраль башы иде. Мин төш күрәм:

имеш,

Илебездә сугыш башланган.

Туган җиребезнең якты күген

Кап-кара болытлар каплаган.

Уяндым да гаҗәпләнеп яттым:

Нәрсә генә керми төшләргә!

Тик яхшыга юрарга тырышып

Тотындым көндәлек эшләргә.

Уйлыйм шулчак: нинди сугыш булсын?!

Шундый матур безнең дөньялар!

Шундый якты безнең тормыш күге,

Тыныч сулап йоклый балалар…

Әмма тиздән начар хәбәр килә…

Авыр сулап куйды аналар:

Ир-егетләр сугыш башламас иде

Белсә, ничек туа балалар.

Сәясәттән ерак торам үзем -

Ник кирәктер сугыш?! Аңламыйм!

Бу дөньяга кеше тудыручы -

Хатын-кыз мин, гади ана мин.

Нәрсә көтә безнең якыннарны?

Нәрсә көтә газиз улларны?

Ничек кенә итеп таратыйм икән

Күңелдәге авыр уйларны?

Ни булса да, бар да яхшыга дип

Үз-үземне бераз юатам.

Йоклар алдан яуда булганнарны

Исән-сау булсыннар, дип ятам.

Бу көннәрдә күпләр борчыладыр,

Борчылудан хәзер ни файда?

Тыныч күңел белән теләк телик:

Алар тиздән әйләнеп кайта.

07.10.22


Издательство:
Автор