bannerbannerbanner
Название книги:

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)

Автор:
Галимҗан Ибраһимов
Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)

000

ОтложитьЧитал

Шрифт:
-100%+

Диңгездә
(Хикәя)

1

Кояш түбәнәя, күк йөзе ачык, һава саф, бөтен дөньяны кичкә каршы гына була торган бер рәхәт тынлык чолгый.

Җилкәннәрен зур кош канатлары кебек югары күтәреп каерган көймәбез, күгелҗем шома диңгез өстеннән көн батышы ягына таба карап, акрын гына кузгала.

Киттек.

Сау булыгыз! Сау бул, тыныч, куркынычсыз яр!

Без алга киткән саен, артыбыздагы шәһәр, лиман, андагы кораблар, манаралар, ерактан җилбердәп торган аклы-кызыллы байраклар җиргә бата баралар; аларның өстенә чыккан кара-күк томан, без диңгезнең эченәрәк киткән саен, калыная, ярны, андагы карачкылыкларны үзенә йота бара.

Әнә алар инде бөтенләй югалдылар.

Бөтен дөньяда иге-чиге күренмәгән диңгез белән иң җитез хыяллар да чигенә барып чыга алмаячак күктән башка һичнәрсә калмады. Баярак кояш бар иде, ул диңгезгә дә, күккә дә бөек бер бай төсен бирә иде.

Инде ул да диңгез артына батты. Су өсте, кояш баеганда була торган кызыл ут төсеннән кара-сарыга бара торгач, томанлы карага әйләнде.

Диңгез өстендә иртәле-кичле була торган төрле төстәге матур, шагыйранә күренешләр югалып, алар урынына адәмнең йөрәген еракка, төпкә, тирәнгә алып китә торган куе караңгы, серле бер хәл килә.

Көймәбездәге саннары егермегә дә җитмәгән юлчыларыбыз, акрын-акрын гына урынлашып, ачык күк астында тыныч, рәхәт, тирән йокыга чумалар.

Әйтерсең бөтен табигать үлә – тынлык шул дәрәҗәдә көчәя, үзенең караңгы пәрдәләре белән бөтен дөньяны чолгап алган авыр төннең куе караңгылыгы бу тынлыкны тагы арттыра, андагы серләрне тагы да тирәнәйтә.

Җилсез вакытлар – диңгездә көймә йөртүчеләр өчен зур бәхет. Алар, моны ганимәт[49] дип белеп, юлчылар артыннан берәм-берәм йокыга китәләр, тик йолдызларга карап, көймәнең юлын билгеләп бара торган койрыкчы гына уяу бара.

Мин дә урын әзерләгән идем, ләкин җан уянган. Йөрәк табигатьнең эчке серләрен йота – йоклап булу ихтималы юк.

2

Без һаман барабыз.

Ерак ачык күктә нурлы йолдызлар калка башлый. Төн якынайган саен, алар арталар, күбәяләр, шул хәлгә җитәләр ки, бөтен күк йөзе якты алмазлар белән зиннәтләнә.

Карыйсың да үзеңне, дөньяңны онытасың, хыялың гүя сине икенче дөньяга, матурлык, изгелек, шигърият белән тулган яңа илаһи галәмгә алып китә. Йөрәгеңне ташка әйләндергән авыр газаплар, башны чуалткан зур, кечек борчулар кодрәт белән алынып ташланалар, тирән мәсгудият эченә чумасың. Табигать, күк, ай, йолдыз – болар һәр җирдә бар түгелме? Юкса мин боларны гомеремдә беренче күрәмме? Шау-шулы бер шәһәрнең биек таш коймаларының катлаулы тәрәзәләре ашасыннан яки тирә-ягы олы йортлар белән тулган гөрелтеле бер урамнан караганда, шул тормышның хафаларыннан җаның өзелеп юану өчен күзләреңне күккә юнәлдергәндә, ни өчен нурлы күкне үз эченә алган диңгез өстендә ялгызың утырганда алган мәсгудиятне ала алмыйсың? Ни өчен ул вакытта менә хәзерге кебек җаның тынычлана алмый?

Без һаман барабыз. Ләкин бик акрын гына, бик ялкау гына.

Кичә һаман тын, халык һаман йоклый.

Тик койрыкчы гына, күзләрен бер йолдызга текәп, урынында катып калган кебек югалып утыра. Ул да хыялы белән икенче дөньяларга киткән булса кирәк. Дәшми-тынмый, тавыш-кузгалыш белән тирән тынлыкны бозмый.

Һәммә нәрсә кара, караңгы; җәйге, көзге төннәрдә генә була торган калын, куе караңгылык бөтен тирә-якны йоткан; диңгез, су, бөтен дөнья үзе шул гәүдәләнгән караңгылык төсле тоелалар.

Көймәбез гүя суны гына түгел, шул дивар кебек каты караңгылыкны да ярып бара.

Диңгезнең суы шул дәрәҗәдә тын, авыр, куе күренә ки, өстебезгә түшәлгән күкнең куе караңгылыгы эченнән ялтыраган миллионнарча йолдызлар диңгез төбенә аз гына да селкенми, әлҗе-мөлҗе килми төшәләр, гүя алар шунда үзләре тезелгәннәр.

Җилкәнебезнең күккә таба сузылган байрагы янына, биек баганага кадалган фонарь исә шул ерак йолдызларның берсе – зуррагы кебек булып тора. Ләкин ул да кузгалмый.

Бу гомуми тирән тынлыкны бозган һичбер нәрсә юк, тик сирәк кенә куәтсез дулкыннар көймәбезгә йомшак кына кагылып, «тынлыкны бозарга теләмим!» дигән кебек, зәгыйфь, куркынулы бер тавыш чыгаргалыйлар. Аларның кагылуы да, ниһаясез тирән сөкүнәт[50] эчендә батып, гомуми тынлыкны элеккедән дә арттыра, ныгыта төшкән кебек була. Без һаман бөек диңгез өстеннән кыйбла якка карап барабыз.

Бераздан диңгез төбеннән моң гына нурлы ай күтәрелә. Ул башта кызгылт-сары, соңра аксыл-сарыга, ахырдан көмеш кебек ак нурга әйләнә дә, бөтен дөньяга, җәфа чиккән һәммә җаннарга сөеп, иркәләп карап, акрын гына киң күк эчендә йөзеп китә.

Айның күренүе белән үк каядыр тарала, кача башлаган куе караңгылык минут саен юкара, сыегая. Бара торгач, диңгез өсте элекке бераз куркынулы, авыр, кара төстән чыгып, айның йомшак, салкын нуры белән күмелә, көмеш төсенә керә. Күк диңгезгә төшә, без шул миллионнарча йолдызлар, нурлы айлар белән зиннәтләнгән олы көзге өстеннән китәбез… Баягы караңгылык һәммәне йоткан, үзеннән башка һичбер нәрсә калдырмаган иде.

Хәзер дә тын, тыныч. Әле дә җил-давылдан, шау-шудан әсәр юк. Ләкин айның нуры дөньяны каплаган кара пәрдәне алу белән, диңгез өстендә, бигрәк тә безнең көймәбез тирәсендә, яктылык белән чолганган бер хәят башлана. Күрәм: көймәбез ай белән, йолдызлар белән бизәлгән диңгез суын икегә ярып бара. Аның арты бераз шадралана, шулар өстендә йолдызлар уйный, җилкәннең йөреше бераз сулгарак китсә, бу тавышсыз дулкыннар эченә ай үзе дә чумып-чумып ала.

Гүя күк белән диңгез беренче сөю сәгатьләрен кичерәләр, гүя күк үзенең нурлы күзләре белән диңгезнең йөрәгенә карый да, бусы аңа миллионнардан күп, вак зиннәтле, сөйкемле елмаюы белән карап елмая, гүя бер-берен оныталар, тын кичәдә бер-беренә ташланалар, кушылалар.

3

Диңгезгә кереп югалу белән, үзеңдә акрын, ләкин тирән бер рәхәтлек сизенә башлыйсың. Тән басыла, рух җиңеләя, күңел киңәя, йөрәкне әрнеткән авыр кайгылар үзеннән-үзе эриләр, таралып, каядыр югалалар.

Йөрисең, күп кузгаласың килми, яныңда күп сөйләүчән бер кеше булса, шөбһәсез, рәхәтеңне җуяр, шул вакыттагы мәсгудиятеңне бозган өчен, аңа ачуың килер иде.

Дөнья бармы, син кайдадыр яшәгәнсеңме, ниләрдер эшләгәнсеңме, тормышның мәшәкатьләре артыннан чапкансыңмы – һәммәсе әһәмиятләрен, кирәкләрен югалталар, заманның агуы тоелмый. Кайдан кузгалганың, кая барачагың, ни өчен барачагың хәтереңнән чыга. Дөнья, аның кайгысы, мәшәкате беткән, менә шул иге-чиге булмаган диңгез бар да, аңа үзенең матур нурлы айлары белән сөеп, иркәләп елмая торган ниһаясез күк бар, аларның онытылып кушылулары, бер-бере эчендә югалулары бар.

Шулар сине йөрәкләренә ала, синең җаныңны гарше көрсиләргә[51], тән туфрагы белән барып ирешә алмаячак бөек, гали хәятка[52] алып китә.

Җаның гарешләрдә, күңелеңдә изгелек тулы, сөю тулы, гыйшык тулы, тәннең иблисе җиңелеп тапталган, сиңа җәбраил юлдаш булган.

Кемгәдер табынасы, кем алдындадыр гыйшык уты белән гыйбадәт итәсе килә.

Өметсез йөрәгеңдә яшәү дәвере уяна. Яшисе, мең миллион ел яшисе килә.

Ләкин моңарчы булган кызганыч тән яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән, матур, изге, бөек яшәү белән яшисең килә.

Ләкин ул кайда? Кая андый яшәү? Шул күктә, шул йолдызлар, айлар арасында мин уйлаган яшәү бармы? Әллә ул да ерактан гына шулай матур, изге күренәме? Эченә керсәң, анда да шул каты кайгы, авыр күз яше, ямьсез, мәгънәсез яшәү булачакмы?

4

Диңгезгә кергәнемнең икенче көне иде. Йокыдан яңа гына торып, олы ак канатларын мәгърур бер сыйфатта югары каерган җилкән-көймәбезнең киң күгелҗем су өстеннән җил астына таба бераз ава төшеп, акрын гына тибрәнә-тибрәнә баруыннан рәхәт кенә, тыныч кына бер талгынлык эчендә утыра идем.

Кичәге матурлыклар беткән, күңел бераз ялыккан, ничектер бераз пошынулы ару хәле җанны каплаган.

Хыялым гарше көрси тирәсендә түгел, җирдә, җирнең дә үткән хатирәләре арасында иде.

Шундый җилкән көймәләргә утырып, бөтен җир йөзен каплаган ят, ерак диңгезләрне гизеп чыккан Магелланнар, бөтен бер дөнья тапкан Колумблар, алардан элек яшәп, шундый көймәләре илә дөньяга хуҗалык иткән маһир көймәче финикалылар[53] берәм-берәм күз алдымнан кичтеләр.

Ләкин берсенә дә озак туктала алмадым…

Магеллан бөтен җиһанны гизгән, гаҗәеп бер ирлек, батырлык күрсәткән, Колумб Американы ачкан, бу юлда артык бөек каһарман булган.

 

Ләкин аларның безгә, адәм баласының күңел тынычлыгына, рәхәтенә энә очы кадәре тәэсире булганмы?

Адәм һаман да газапта түгелме? Җир йөзендәге күз яше һич булмаса бер генә тамчы кимедеме?

Аякларым оеп каткан: бераз гына йөрергә кирәксендем…

Ләкин кая йөрергә?

Көймәбез зур түгел, аягыңны киереп, берничә атласаң, бер башыннан икенче башына барып чыгасың.

Берничә әйләндем дә, көймәнең борынына барып, калку бер урынга утырдым. Янымда һичкем юк иде, гел бертөсле булган диңгез өсте бераз пошындыра, ләкин ачы әрнү юк, шулай рәхәткә якын бер талгынлык.

Бераздан кемдер миңа таба килгән кебек булды.

Борылып карарга ирендем. Шуннан соң кардәшчә бер тавыш ишетелде:

– Әссәламегаләйкем, нихәл? Исәнме, балам!..

Әйләнсәм, каршымда бер татар карты: кыска буйлы, ябык, нечкә, бераз бөкрерәк гәүдәле, алгарак очланып килгән иягендә берничә бөртек сакалы, җеп кебек кенә калдырып кырылган мыек; өстендә иске җилән, аягында кырылып беткән иске читек белән зур ката, йөзендә нык иманлы, гыйбадәтле картларда була торган бер изге төс.

Бабай сәламен бирү белән генә туктамады, җиңел кузгалып, миңа уңайсыз рәвештә ике кулын биреп, сүзен тагы өстәде:

– Мин юк дип торам, бер мөселман бар икән әле! Нихәл? Кая барасың? Үзең кайдагы?

Сәламен алып, иң ашыгыч сөальләренә җавап бирдем дә утырырга урын күрсәттем.

Белештек, таныштык. Ярты сәгать үтмәгәндер, без озак аерылышудан соң яңа гына очрашкан ике якын дус кебек сөйләшергә керештек.

5

Мин күп сөйләргә яратмыйм, ләкин кешене сөйләндерә беләм.

Җыен кяфер арасында ялгызы боегып килгән бабайга бер мөселманны очрату бик зур ганимәт булды бугай. Ул үзенең Нуретдин икәнен, ләкин халык телендә «Фәрраш[54] Нурый» дип йөртелгәнен, асыл ватаны Казан булса да, күп еллардан бирле Әстерханның зур мәчетләреннән берсендә фәрраш булып торганлыгын, хәзер шушы Хәзәр диңгезе[55] буендагы балык промыслаларыннан берендә хезмәт итмәктә булган бердәнбер улы Хәйри янына кунакка китеп барганлыгын баштук нигез иттереп сөйләп алды.

– Бердәнбер балам булгач, бармый каласым килмәде, – ди.– Картлыгым җиткән, әҗәл килеп, үлеп-нитеп китсәм, баламны бер күреп калыйм, дип әйттем, – ди.

Бабай бик сүзчән нәрсә булып чыкты, тиз арада миңа үзенең бөтен гомерен ачып бирде.

– Мин, – ди,– бик яшьли ятим калдым, – ди… Караучым булмагач, хәер сорашып тамак туйдыра идем, – ди.

Бик үтә ачлык елларының берсендә, авылда хәер сорашып та тамак туйдырырга юнь калмагач, ул бер кешегә утырган да, Ходай юнь бирер әле дип, калага киткән. Анда бик озак җәфаланганнан аптырап, башын кая куярга белми интеккәннән соң, бер карт сукыр хәерчегә тамак хакына ялланып, аны берничә ел өйдән өйгә җитәкләп, бергә теләнеп йөргән.

Соңра язмыш аңа үзенең рәхимен сала: ул бер хәзрәтнең йортына хатын-кыз йомышына йөрергә алына. Хәзрәт яхшы кеше булган. Берничә ел үзендә тотып, үсә төшкәч, Нурыйны үзенең мәдрәсәсенә кизүлеккә бирә.

Нурый анда бик яхшы хезмәт итә. Шәкертләргә дә, хәлфәләргә дә бик ярый, ни кушсалар, шуны эшли. Мәдрәсәне, ашханәне ал да гөл итеп тота. Аны бик яраталар, намазлар, догалыклар, аятьләр өйрәтәләр. Бабайның күп еллары шул мәдрәсә кизүлегендә үтә. Тик хәзрәт үлгәч, мәдрәсәдән шәкертләр таралу сәбәпле генә, Нурый аннан китәргә мәҗбүр була.

Ләкин Нурый, кара эшне, кара халыкны яратмаганга, һаман да мулла, мәдрәсә, мәчет тирәсендә берәр хезмәт эзли. Ул, шәһәрдә эш тапмагач, бер шәкерткә иярә дә Әстерханга килә. Көз көне мәдрәсәләргә шәкертнең яңа җыела башлаган вакыты икән. Нурый бер мәдрәсәдә баш кизүлек урынын таба, шунда эшкә керешә.

Монда да яраталар, монда да догалыклар, намазлар, аятьләр өйрәтәләр. Монда аңа бераз төшем дә булгалый. Өстәвенә шәкертләргә китап төпләп, вак-төяк нәрсәләр эшләп, бераз акча да ясый. Бер тол хатынга өйләнә. Ул арада Нурый кизүенең яхшы исеме мәдрәсә, мәчет тирәсендә йөргән мәхәллә картларына да ирешә. Ул, чалма, җилән, читек, кәвеш киеп, бушаган араларда мәчеткә дә йөри башлый.

Мәхәлләдә аны «Кизү бабай» дип атыйлар. Байлар аңа зәкяттән, фитырдан өлеш чыгара, җиңелрәк эш булса, чакырып, эшләтеп сыйлыйлар да.

Нурый бабайның бәхетенә каршы, шул мәхәллә мәчетенең фәррашы Сәйфи карт үлеп китә, берсүзсез, Нурыйны мәрхүмнең урынына куялар.

Шуннан бирле ул «Нурый фәрраш» булып атала һәм әлегәчә шул хезмәтендә, шул тыныч урынында тыныч, рәхәт гомер итә.

Хәерчелектән фәррашка менү – бу аның өчен гадәттән тыш зур бәхет, зур сәгадәт.

Бу хакта сүз чыкса, ул шатлыгын, канәгатен әйтеп җиткерергә сүз таба алмый.

– Аллага шөкер, Аллага шөкер инде, балам!.. Дөньялыкта бирде, Хак Тәгалә ахирәттә үзенең мәрхәмәтеннән ташламасын иде, – ди.

Җитез карт ишанга мөрит тә булып өлгергән. Шәех хәзрәт бик ярата, ди. Аерым илтифатлар күрсәтә, ди. Ничә мәртәбә кулына Нурыйдан су салдырган. Ничә мәртәбә, аягына кигәндә, моның кулбашына таянып торган. Бик еш исәнлек-саулыгын, хатын, бала-чагасының хәлен сорашкан. Бервакыт үзенең эчеп бетмәгән чынаягын да Нурыйга биргән. Ә мондый бәхетләр мөритләргә бик тиз насыйб булмый икән.

Ишанның олы хәлфәләреннән берсе Нурый бабайга үзенең йөзле әйбәт тәсбихен дә биргән. Бусы инде чыннан да иң бөек бәхетләрдән саналырга ярый.

6

Картның диңгезгә беренче керүе икән. Утырган көймәбезнең дә әмин[56] пароходлардан түгел, бәлки, байтак ук куркынычлы җилкән генә булганга, аның йөрәге тыныч түгел, күзендә бик еш куркыну чыга, йөзе агарына иде.

Адәмнәр курку вакытында табигатьнең тышында булган куәтләрдән ярдәм сораучан була.

Нурый бабай да биш вакыт намазын, шуның дәрәҗәсендә үк үзенә бурыч итеп белгән зикерләрен, вирдләрен[57] калдырмау гына түгел, гадәттәгедән күп артык ихлас белән үти, тәүбәсен, шаһәдәтен яңарта тора. Аз гына җил чыгып, көймәне як-якка чайкалдыра башласа, аның тәннәре калтырана, су төбенә китеп, балык карынына эләгүдән куркуы аның йөзенә ачык укырлык дәрәҗәдә чыга иде. Бу вакыт аның тавышы дерелди, догаларын, тәүбәләрен еш-еш укый иде.

Юлыбыз тыныч булмады, көймәбез куәтле дулкыннар арасына ташланган кечек бер йомычка рәвешендә әйләнгән чаклар күп булды.

Бу вакытлар бабайның йөзенә карау кызганыч була, ул догаларын, Тәңрегә тизрәк ишеттерим дигән кебек, кычкырып-кычкырып җибәрә, шәехеннән мәдәд[58] сорый, гүя үлем үзенең тимер тырнаклары белән картның бугазыннан эләктереп алган да шуның белән көрәшергә, җиңелергә башлаган.

Мин куркыныч юклыгын яки куркынудан файда булмаячагын әйтсәм, аның күңеле кырыла!

Чукынып яки сәҗдә итеп торган марҗаларны кулы белән күрсәтә дә:

– Әнә кяфер дә үзенчә кылана бит, син нигә болай?! – дип шелтәли башлый иде.

Моңа карыйм да аптырыйм: карт җитмеш еллар гомер иткән, ашын ашаган, яшен яшәгән, шулай да үлемнән бу дәрәҗәдә курка. Мин соң ник алай түгел? Нәрсә безнең хәятка мондый куәтле мәхәббәтебезне бетергән?

Диңгезгә кергәнебезнең икенче төне юлчылар өчен артык авыр булды.

Кояш баер алдыннан каты җил чыкты, шимальдән[59] гаҗәп куәтле болытлар кузгалып, тиз арада алар бөтен дөньяны каплап алдылар. Тиз арада җирне – судан, күкне – диңгездән, уңны сулдан аера алмаслык караңгылык басты. Җил көчәя. Күк, таулар-ташлар җимергән, дөньяның астын өскә китергән кебек, куәт белән күкри. Яшеннәр өзлексез уйныйлар, җир-күкне каплаган катлаулы болытларны ярып, уңнан, сулдан утлы сызыклар сызгалыйлар.

Шул караңгы төндә, шундый җил-давылда, шундый куркыныч яшеннәр астында безнең көймәбезнең хәле, чыннан да, гадәттән тыш авыр иде. Көймә җилнең астына таба бөтенләй ава, дулкыннар килеп бәрелгән саен, барыбыз да су төбенә киткән кебек булып калабыз. Көймә көймә түгел, чыннан да, караңгы төндә куәтле дулкыннар арасына ташланган йомычка иде.

Исән калу өмете бик аз иде.

Юлчылар эчендә дүрт марҗа бар иде. Алар баштарак дога белән, сәҗдә белән маташсалар да, дулкыннар китереп бәргән саен «Алла!» дип, «аһ-ваһ!» дип чыелдап җибәрсәләр дә, озакламый һуштан яздылар, үлек кебек агарынып егылдылар. Җаннары бармы, юкмы – белгән юк.

Ләкин минем картым гаҗәп бер хәл алды, башта бераз курыкты, догалар, тәүбәләр укыды. Ләкин курку арткан саен, үлем якынлашкан саен, аның тынычлыгы арткан кебек күренә иде. Ахырдан аңладым: картның исән калу өмете бөтенләй беткән, ул бу төндә һәлак булачагыбызны кистереп куйган икән.

Мең мәшәкать белән тәһарәт алды. Намазлыгын бер почмакка җәйде, кулына тәсбихен тотты да гүя котылды. Башта озын иттереп миңа васыятьләрен сөйләмәкче иде. Көймә батса, һәммә кешенең, шул җөмләдән минем дә батачагымны уйлап, ахры, бер-ике сүз белән бетерде:

– Ходайның бер рәхмәте белән котыла алсаң, минем хәбәремне ирештерерсең. Тагы шуны әйт: тизрәк Әстерханга барсын да минем әйберләремнең һәммәсен алсын, карчыгым да вафат, аңардан башка варисым юк, – ди.

Җил һаман көчәя, дулкыннар көймәне бер батыра, бер төшерә, бер әллә кая ыргытып бәрә. Күк күкрәве белән яшен, бергә кушылып, безне бөтенләй юк итеп ташлыйлар иде.

Мин көймәчеләрдән: «Өмет бармы, юкмы?» – дип сораган идем. Алар яшермәделәр: «Куркыныч бик зур, мондый хәлгә без бик сирәк очрыйбыз», – диделәр.

Картым намазлык өстендә катты, тавышы-тыны калмады. Тәне суынган булса, артык авыр тәэсир итәр дип, мин янына бармадым. Төнне шулай үткәрдек.

Мин әле һаман да аптырыйм: шундый коточкыч караңгы төндә, шундый рәхимсез дулкыннар арасында кызганыч бер җилкән белән без исән-сау кала алдык!

Көймәчеләрдән берсе: «Бу котылуның иң зур сәбәбе – койрыкчының гадәттән тыш маһирлыгында, шул тау-тау ишелеп килгән дулкыннар өстендә көймәгә яннан суктырмый йөртә алуда», – диде.

Таң якынаеп, җил бераз басылгач, мин йокыга яттым. Төн буена көймәчеләргә булышып чыгу, ахры, арыткандыр, йокым гадәттәгедән күп озак булды. Мин уянганда, көн ачылган, болытлар таралган, җил, давыл туктаган, эссе кояш белән җылынган диңгез өстеннән акрын гына аксыл бу күтәрелә. Кичәге җил тәэсире астында кузгалган дулкыннар инде арып туктарга, суны тынычларга әзерләнәләр иде. Су өстенә карау белән күзләрем камашып китте. Кичәге дәһшәтле төннән соң бу көнге аяз, кояшлы, якты көн шундый бер матур могҗиза кебек тоела иде.

Марҗаларның берничәсе ава-түнә йөри, икесе агарынып ята. Бары да тереләр икән.

Торганымны күрүгә, карт минем янга килде. Аның йөзе ак, кичәге дәһшәт бөтенләй бетмәгән, ләкин үзендә, тавышында пәйгамбәрнең бөек могҗизасы алдында үзе әзер булып, шуның шатлыгыннан исергәнлек төсе ялтырый иде. Миңа ашыгып, ярым йөгереп килде:

– Менә,– ди, – Ходаның рәхмәте, шәехләрнең, остазларның фатихасы, ди… Әйтсәң, адәм ышанмас, шундый бер афәттән котылдык бит, ди… Остазлар догасы, шәехләр фатихасы, – ди…– Исән калсам дип, әллә кем карчыкларга сәдака бирү, әллә нинди мәрхүмнәргә Коръән чыгу, әллә нинди каберләргә зиярәт итүгә нәзер әйткән идем. Үтим, барын да үтим, тик исән-сау ярга гына барып чыгыйк, – ди.

Ләкин кичәге төн шундый авыр курку калдырган ки, ул, аны сөйли башласа, тагы агарына, тагы иманга, тәүбәгә тотына иде.

 

Көн буе картым үткән төннең тәэсиреннән котыла алмады.

Кичкә каршы диңгез бөтенләй тынып җитте. Үткән төн тик бер шомлы куркыныч төш булып калды.

Без тагы киң диңгез өстеннән, кояш батышы ягына карап, рәхәт, тыныч юл алдык.

Бабай да үзенең табигый хәленә кайтты. Аның теле тагы ачылды.

7

Бүгеннән соң, ахры, шул авыр төннең тәэсире беләндер, бабайның күбрәк сүзе диңгез куркынычлары, диңгездә элек заманда булып үткән гаҗәеп эшләр тирәсендә булды. Картның бабаларыннан берсе – Габдулла берничә мәртәбә хаҗга барган икән. Аның хикәяләре Нурый картның зиһененә бик нык урынлашып калган.

Габдулла хаҗи беренче мәртәбә хаҗга үзе өчен барган. Аннан соң тирә-якның байларыннан берничә «бәдәл хаҗ»[60] алып киткән. Шулай итеп, аңа Мәккә, Мәдинә белән Казан арасын берничә мәртәбәләр урарга туры килгән. Шуннан аның исеме дә Габдулла хаҗи булып калган.

Габдулла хаҗиның хикәяләре эчендә Нурый картның хыялына иң нык урынлашканнары хаҗ юлында, диңгездә очраган гаҗәеп зур балыклар хакындадыр.

Еллардан бер елда Габдулла хаҗи кораб белән хаҗдан Русиягә кайтырга чыга. Янында башка хаҗилар да күп. Иртә торып, корабның өстенә менсәләр, бик зур бер утрауның агып барганын күрәләр – бу гаҗәп тә, куркыныч та була. Утрауның өстендә кечкенә-кечкенә таулар, ташлар, зуррак агачлар да бар.

Хаҗилар бөтенләй аптырап кала.

Бу ни хәл? Юкса кыямәт булдымы? Әллә зилзиләдә җир җимерелеп, шул кисәк-кисәк булып ага башлаганмы? Шау-шу, курку, тавыш китә. Һичкем ни дияргә дә белми.

Ярый арада күпне күргән, күп мәртәбәләр хаҗ юлында булган бер карт хаҗи бар икән… Ул гына халыкның җанын тынычландыра: бу агып барган утрау гади түгел, ул ничә мең еллар яшәгән артык зур балыкларның аркасындагы чәнечкеләренә төрле нәрсә җыела-җыела, күп заманнар үткәч булган «ясалма утрау» икән.

Карт хаҗи, иптәшләрен ныграк тынычландыру, андый хәлләр диңгездә булгалый икәнен аңлату өчен, шундый бер гаҗәп вакыйганы сөйли:

– Бервакыт, – ди,– балыкчылар, диңгездән балык тотып, хәл җыяр, ашар-эчәр өчен кечкенәрәк бер утрауга кергәннәр икән. Киемнәрен киптерү, аш-чәй кайнату өчен, җирне бераз казып, зур гына ут ягалар. Балыкчылар җылына, эчәргә чәй әзерләнә. Шулвакыт аягүрә басып торган бер иптәше: «Алла, Алла, зилзилә… җир җимерелә!» – дип кычкырып, кинәттән егыла башлаган. Башкалары да утрауның урыныннан кузгалганын, соңра кыйбла якка карап агып киткәнен сизеп хәйран булалар.

Менә бу да чын утрау түгел, теге хаҗиларга очраган кебек, балык сыртына ясалган утрау гына булган икән. Балыкчылар, җирне чокып, ут яккач, балыкның аркасына эссе ялкын үтә дә, шуның тәэсире белән урыныннан кузгалып китә.

Ләкин мондый вакыйгалар күп була килгән.

Дәхи берзаман шулай хаҗилар, иртә намазын укып, тышка чыксалар, корабның тукталганын күреп, моның сәбәбен сораша башлыйлар. Капитан җавап урынына кыйбла якка кулы белән күрсәтә. Карыйлар. Башта тау-тау булып дулкыннар күренә. Тагы ныклабрак күз салсалар, ниндидер бер нәрсәнең, диңгезне икегә ярып, як-ягында дөнья кадәрле дулкыннар ясап, кояш чыгышы ягына таба йөзеп барганын күрәләр. Бу мәхлук боларның барачак юлларын кискәнгә, кораб тукталырга мәҗбүр булган икән.

Кораб җиде көн урыныннан кузгалмаган, чөнки боларның юлы аша диңгезне ярып йөзеп барган балык шулчаклы зур булган ки, аның мәгълүм бер ноктадан үтеп китүе өчен җиде тәүлек вакыт кирәк булган.

Моңа капитан да хәйранга калган, ди. Мин, дип әйтә, ди, бер җирдән өч-дүрт көн үткән озын балыкларга берничә очраган идем, әмма җиде көнлекне беренче күрәм, дип әйтә, ди.

Бабайның атасы Габдулла хаҗиның үлүе тагы да фаҗигалерәк рәвештә була.

Бу хакта халык арасында төрле хәбәрләр тарала. Берәүләр аны хаҗдан кайтып килгәндә, теге ком гарәпләре акчасы өчен үтергәннәр дип, икенчеләре кәгъбәгә тәваф кылып[61] та, пәйгамбәребезнең зиратына бармаганлыгы сәбәбеннән кулы-аягы тартышкан, шуннан вафат булган, диләр икән.

Нурый бабай, боларның һәммәсе ялган, ди. Аңа мәрхүм хаҗиның сабакташының улы Кәрим ишан бу хакта иң дөресен сөйләгән.

Ком гарәбе хикәясе дә, гөнаһ шомлык тиюе дә дөрес түгел, аңа, ди, Юныс пәйгамбәр кыйсмәте[62] насыйп булган, ди.

Габдулла хаҗи үзе кебек бик күп хаҗилар белән ватаннарына кайтып киләләр икән, олы дәрья[63] уртасында караңгы бер төндә кораб кинәт туктый. Капитаннар да, юлчылар да башта аптырап калалар. Бөтен корабны куркыну ала.

Арада елау, аһ-зар, нәзерләр, тәүбәләр башлана.

Хаҗиларның күбесе, башкаларга да ишеттереп, үзләренең кылган гөнаһларын сөйләп-сөйләп тәүбәгә тотыналар.

Түбәнгә төшеп карап менгәч, капитанның йөзе агара, куллары калтырый башлый, эчендәгесен яшерергә теләсә дә булдыра алмый, әйтә:

– Корабны балык тотты, бу фаҗига диңгездә еш булгалый. Ул бездән корбан сорый. Ахрысы, арабызда әҗәле җиткән кеше бардыр, шуны бирмәсәк, барчабыз һәлак булабыз, – ди.

Бу сүз белән бөтен кораб катып кала, хаҗилар акылдан шашалар, йөзләренә үлем дәһшәте чыга. Күзләре карашларындагы нәрсәләрне күрмәс дәрәҗәгә җитә.

Аһ-зар, фөрьяд[64] куба, тәүбәләр, догалар, авыр ыңгырашулы күз яше бөтен корабны каплый.

Ләкин балыктан рәхим әсәре күренми.

Бер кеше өчен һәммәсе корбан булуны теләмиләр, гадәт буенча, шобага салалар. Кем өскә чыкса, шул балыкның насыйбы булачак.

Дәһшәт элеккедән мең мәртәбә арта. Хаҗиларның күбесе, ни булганын, ни эшләгәннәрен белмәстән, шобага тота башлый.

Үлем һәммәсенең күзендә: куллары калтырый, җепкә тотынган кулларын ала алмый торалар.

– Йа Ходай, ни була?

Гүя уртага үлем килеп утырды да, ул, куркыныч күзләрен йөртеп, үзенең корбанын сайлый.

Кемне алачак, кем, үзенең хәятын биреп, башкаларны коткарачак!

Маңгайга язылганны җую мөмкинме?

Шобага Габдулла хаҗига чыга. Ул каршы бер сүз әйтә алмый, агарынып җиргә чүгә, сүзсез, хәрәкәтсез буйсына, чөнки тәкъдир шулай, язмышы шул!

Бөтен корабта бер секундка җиңеллек сизелә. Һәркем, газраилдән бу нәүбәткә үзенең котылганын хис итеп, иркен бер сулыш ала.

Ләкин бу озакка бармый, үзләре белән бер кәгъбәдә, изге урыннарда булган бер иптәшләренең, туган илен, газиз балаларын күрергә шатлык белән, тирән бер бәхет белән кайтып барган вакытта, мондый фаҗигале рәвештә дөньядан кичүен һичбер төрле акылларына сыйдыра алмыйлар.

Бер карт хаҗи вәгазьли башлый. Бәхетле икән, шәрәфле үлем насыйп булды, ул шәһитләр җөмләсенә керде, ахирәттә нурлы йөз белән кубарылачак, пәйгамбәрләр, әүлияләр белән бер сафта урын алачак, ди. Юныс пәйгамбәрнең дә шундый ук рәвештә балык карынына ташланганын сөйли.

Ләкин Габдулла хаҗи боларны ишетми дә, аңламый да. Ул теленнән, һушыннан яза.

Аны кәфенлиләр дә тере көенчә суга төшереп җибәрәләр.

Үлем үзенең корбанын ала.

Кораб урыныннан кузгала.

Без һаман барабыз.

Көн кичегә, һава бозыла, бераз җил дә кузгала. Күк йөзендә арлы-бирле йөргән болытлар да күренә.

Ничек тә күңелсез, ямьсез бер вакытның якынайганы хис ителә.

Бабайның хикәяләре дә туйдырды.

Нидәндер бераз арыткан да иде. Нурый карттан аерылып, үз урыныма килеп яттым.

Көймәнең акрын җил белән йомшак кына, рәхәт кенә тирбәтеп баруы тәнне баса, күзгә йокы китерә иде.

Күктәге болытларның бертуктаусыз агуларын карап, чалкан яткан көенчә йоклап киткәнмен.

8

Ахрысы, яхшы ук арылгандыр, йокым гадәттәгедән озак һәм тыныч булды.

Тик юлчыларның шатлыклы тавышы гына уятты.

Тордым.

Мин, ахры, диңгезгә гашыйк булганмындыр.

Аның матур аяз көннәре, таң, шәфәкъ вакытлары яки кичәге кебек караңгы, куркыныч, яшенле төннәре – һәммәсе миндә аерым бер ашкыну, аерым бер дәрт уята, һәммәсендә дә аерым бер мәгънә, аерым бер мәсгудият табам, ләззәт алам.

Күтәрелеп, диңгезгә бер каравым белән, күңелем ачылып, җаным канатланып ук китте.

Йа Ходай! Һава ни дәрәҗәдә саф, бөтен тирә-якта ничаклы матурлык!

Җил туктаган, кичәге болытлар таралып беткән. Күк әллә кая югарыга, гаршегә таба күтәрелгән. Диңгез өсте тын, ул, шома көзге кебек, әллә кайдан-кая ялтырап ята. Ерактарак ак төстә бик сыек кына томан күтәрелә.

Шәфәкъ ягы кызгылт-сары төсе белән яна.

Бөтен табигатьтә ниндидер тирән бер моң, эчке бер гыйшык хиссияте!

Бөтен тирә-ягын кызыл-сары утка күмеп, су төбеннән олы кояш чыга.

Диңгез яңа төс, яңа матурлык ала, яңа зиннәт белән көнне каршылый.

Көймәбез безгә күренмәгән бер аскы куәт белән акрын гына тирбәлә дә тагы тынычлана. Тагы шул моң матур су өстеннән һич тә чайкалмый йөзеп китә.

Без һаман барабыз…

Кояш батышы ягында су төбеннән таулар калкып чыга. Алар ерак түгел кебек, үзләре һаман үсә, калыная, күккә таба менә баралар.

Без ике-өч сәгать барабыз… Барган саен, таулар безгә якыная бара. Тауның яныннан зур урманнар, биек манаралар, ялтырап торган гыйбадәтханәләр үсеп чыга.

Көймә бөтенләй җанлана. Шундый куркынычлардан соң исән-сау туфракка якынлашу бәхете һәммәнең йөзенә, күзенә шатлык тудыра.

Марҗалар, бигрәк тә минем картым, шатлыктан ни эшләргә белмиләр. Кайта-кайта шөкрана кылып, ашыгыч рәвештә нәрсәләрен җыялар, туфракка чыгарга әзерләнәләр.

Ләкин языклы колга – миңа алай түгел.

Шатлануларын аңламыйм, үземдә аны хис итмим. Ярга якынлашып, андагы поездның вәхши акыруын ишетү, корымнар, төтеннәр белән буялып беткән завод морҗаларын күрү белән, җаным кысыла, йөрәгемдә бер әрнүле пошыну уяна. Эчемдә нидер җимерелә, нидер югала. Күңелемнән нәрсәнедер тартып алалар.

Җанның рәхәте, күңелнең мәсгудияте шул минутта киселеп алынган кебек була.

Ләкин башка чара юк.

Көймә ярга туктый. Юлчылар, үлемнең мөдһиш[65] тырнагыннан бер могҗиза белән котыла алган корбаннар кебек, туфракка сикерә.

Мин дә әйберләремне теләр-теләмәс кенә алам да, авыр, салмак адымнар белән атлап, ярга чыгам.

49Ганимәт – кадерле вакыт.
50Сөкүнәт – «онытылу», «хәрәкәтсезлек» мәгънәсендә.
51Гарше көрси – күк тәхете.
52Гали хәят – югары дөнья.
53Финикалы – финикияле.
54Фәрраш – мәчет хезмәтчесе.
55Хәзәр диңгезе – Каспий диңгезе.
56Әмин – ышанычлы.
57Вирд – дога.
58Мәдәд – ярдәм.
59Шималь – төньяк.
60Бәдәл хаҗ – ялланып, кеше өчен хаҗга бару.
61Тәваф кылу – күрергә бару.
62Кыйсмәт – өлеш (язмыш).
63Дәрья – «диңгез», «океан» мәгънәсендә.
64Фөрьяд – ялвару, ярдәм сорап кычкыру.
65Мөдһиш – куркыныч.
Бесплатный фрагмент закончился. Хотите читать дальше?

Издательство:
Татарское книжное издательство
Книги этой серии:
  • Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)